16+

Бер кызга Россия дип исем кушканнар

Мәскәү янында яшәүче гаилә кызларына Россия исеме биргән

Мәскәү янында яшәүче гаилә кызларына Россия исеме биргән

Мәскәү янындагы Орехов-Зуев шәһәрендә яшәүче Олег һәм Инна Солнышкиннар кызларына Россия дип исем кушкан.

Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.
Яшь әти-әни сүзләренчә, балаларга еш кына танылган кешеләрнең исемнәрен бирәләр. Мисал өчен, Юрий Гагарин хөрмәтенә кушылган Юралар күп.

“Мин Россияне яратам һәм шул рәвешле мәхәббәтемне күрсәтәсем килде. Дөнья буйлап күп йөрдем, күп илләрдә булырга туры килде. Әмма һәрвакытта да өйгә кайтасы килә”, - дигән әти кеше.

Яшь ана исә иренең мондый исем сайлавын хуплаган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading