16+

Бер кызны яклап чыкканы өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренә 8 ел төрмә яный

Башкала коткаручысы Игорь Велицян битарафлык күрсәтмәгәне өчен хәзер тимер рәшәткә артына күчәргә мөмкин. 

Башкала коткаручысы Игорь Велицян битарафлык күрсәтмәгәне өчен хәзер тимер рәшәткә артына күчәргә мөмкин. 

Беркөнне кич белән таныш булмаган кыз Игорьга аны хулиганнардан саклавын сорап мөрәҗәгать итә. Ир баш тартмый. Хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре - җитди маддә буенча җинаять эше төп гаепләнүче. Әмма шул ук вакытта зыян күргән башкисәрнең коткаручыга бернинди дәгъвасы юк.

Игорь Велицянның кич белән соң гына өенә парк аша кайтып барышы була. Анда ул яшь кыз белән егеткә ике аек булмаган ир-атның акча таләп итеп бәйләнүен күреп ала. Узып китә алмый. Араларына керә, әмма бәхәскә йодрыклар да эшкә җигелә. 

«Аек булмаган ир миңа сугар өчен әзерләнә башлады, моны күрдем дә, автомат рәвештә, иң беренче булып җавап бирдем, шуннан соң без сугыша башладыы, анда да мин яраландым. Кабыргам сынган, шул рәвешле диагноз куйдылар",- ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Игорь Велицян.

Биш көннән соң Игорьны полициягә чакырталар, анда ул үзенә карата "Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнарын белә. Зыян күрүченең теш казнасын сындырган, янәсе. Шул ук вакытта, адвокат сүзләренчә, коткаручыга экспертизаның рәсми нәтиҗәләрен дә көтмичә, гаепләү белдергәннәр. Игорь китергән зыяны өчен гафу үтенгән һәм мораль зыянны каплау өчен теге "башкисәр"гә акча күчергән. Тегесе, үз чиратында, коткаручыга дәгъвасы булмау турында расписка биргән.

Низаг бетте кебек, ике ир-ат үзара бәхәснең очына чыга. Тик җинаять эшен барыбер япмыйлар. Игорьга 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Хәзер больничныйдагы коткаручы аякка басарга тырыша: суд юлында йөреп инсульт кичергән, тормышының асты-өскә әйләнгән.

Игорь Велицян 13 елдан артык Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, йөзләрчә операцияләрдә катнашкан, күпсанлы бүләкләре бар, шул исәптән кешеләрне коткару өчен дә. Ә хәзер физик яктан көчсез, һәм хатыны ике бала белән ялгызы гына калырга мөмкин.

«Мин иремнән җаваплылыкны төшермим, чөнки суккансың икән- син җавап бирергә тиеш. Ләкин мин болай каты җәза бирергә кирәкми дип саныйм. Өстәвенә, ул җаваплы кеше, ул кешеләр яныннан тыныч кына узып китә алмаган",- дигән Игорь Велицянның хатыны Ольга Велицян. 

Бер атнадан соң Игорь Велицян тагын суд каршына басачак. Бу хөкем карары алдыннан соңгы утырыш булачак. Ир-ат тагын судьяларны изге ниятләрдән бәхәстә катнашуын һәм беркемгә дә зыян китермәвен ышандырырга тырышачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading