16+

Бер миллион сум акча!

Владимир Путин шатландырды

Владимир Путин шатландырды

Путин Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә өченче бала өчен миллион сум түләргә тәкъдим итте.  Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүче гаиләләргә өченче яки аннан соң тугын бала өчен бер миллион сум акча түләргә тәкъдим итте, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Ул хөкүмәткә 1 ноябрьгә кадәр әлеге бер тапкыр бирелә торган социаль түләү мәсьәләсен карарга кушты.

Акчаны Ерак Көнчыгыш федераль округында ЗАГС органнарында бала тууны теркәгән гаиләләр ала алачак. Акчаны регионда торак сатып алуга яки аны төзүгә киткән чыгымнарны түләүгә юнәлдерергә мөмкин була. Җаваплы итеп бу мәсьәләдә премьер-министр Михаил Мишустинны билгеләделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading