16+

Бер мизгел эчендә вафат булганнар (+видео)

Казанда җиңел машина ике җәяүлене бәрдереп киткән.

Казанда җиңел машина ике җәяүлене бәрдереп киткән.

16 ноябрь көнне Казанның Тэцевская урамында зур тизлектә килгән җиңел машина юл кичүе аша чыгучы ике җәяүлене бәрдереп китә. Әлеге хәлиткеч мизгел урамда урнаштырылган видеокамераларга эләгә. Видеоязмадан күренгәнчә, 39 яшьлек ир-ат һәм 36 яшьлек хатын-кыз вертолет заводы ягына чыгып баралар. Юлның бер ягында машина аларны уздырып җибәрә, ләкин икенче ягында югары тизлектә килүче Ford автомобиле аларның өстенә менә. Ике җәяүле дә юл кырыена килеп төшә.  

Автомбольнең руле артында 50 яшьлек ир-ат булган.
"Тэцевская урамында 181 нче йорт каршында Ford автомобиле йөртүчесе имин тизлек сайлап алмаган һәм җәяүлеләр кичүе өчен билгеләнгән юлдан үтүче ике җәяүлене бәрдереп киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике җәяүле урында ук вафат булган. Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана, - дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading