Казан Тукай, Такташ, Җәлилне генә түгел, Пушкинны да хәтерли. Рус халкының бөек шагыйре шәһәргә 1833 елның 5-8 сентябрьләрендә үзенең "Капитан кызы" романын һәм «Пугачев тарихы» дигән фәнни хезмәтен язган чакта яу булган урыннарны үз күзе белән күрер өчен килгән булган.
Дөрес, ул Казанда озак тормаган, бер-ике көн генә булган. Ләкин бик күп урыннарда: хәзерге Бауман урамы, Петропавел соборы, Сукно бистәсендә булырга өлгергән. Хәтта Зөя утравын да күргән һәм аны үзенең әкиятләренә керткән дигән фаразлар да бар.
Ә инде быелның 7 сентябрендә Казанның Боратынский музеенда "Пушкин һәм Казан. Россия музейларында Казан тупланмалары" дигән музейара күргәзмә ачылда. Ул Татарстан музейлары белән бергә Александр Пушкинның Мәскәүдәге Дәүләт музее, шулай ук Мәскәүдәге Тропинин музее һәм Санкт-Петербургтагы Бөтенроссия Пушкин музее белән берлектә үткәрелә. Шулай итеп, бер музейга килүчеләр берьюлы өч башкала музейларының байлыгы белән танышып китә алалар.
- Без бу күргәзмәне оештыру уе белән күптән янып йөри идек инде, - диде Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары Светлана Измайлова. - Бик озак әзерләндек. Инде менә күргәзмәне карарга килүчеләр хөкеменә тапшырабыз.
- Пушкин Казанда озак тормаса да, үзенең язылачак әсәренә материал туплап, Пугачев явының шаһитлары булган казанлылар белән очрашкан, - диде коллегасының фикерен дәвам итеп, Боратынский музее мөдире Ирина Завьялова. - Шуңа күрә дә кайбер гаиләләрдә буыннардан буыннарга кадерле ядкәр булып тапшырылып, бөек шагыйрьне хәтерләгән предметлар сакланган һәм бүген алар Боратынский музееның кадерле экспонатлары. Алар арасында Казанга килгәч Пушкин утырып язган өстәл дә бар. Казан бае Пугачев фетнәсе шаһиты Крупенниковның өендәге җиһазлар Петербург музеенда саклана. Бу музей хезмәткәрләре күргәзмә өчен диванны махсус яңарттырып, Казанга алып килделәр. Документлардан күренгәнчә, аңа Пушкин утырган булган.
Гомумән, күргәзмәгә Мәскәү һәм Санкт Петербург музейларыннан 28 кыйммәтле экпонат килгән. Алар арасында оста рәссамнар пумаласы белән ясалган портретлар аеруча күпчелекне тәшкил итә. Боратынскийның култамгасы (автографы) да күргәзмәгә килүчеләрдә кызыксыну уятыр дип ышаналар оештыручылар һәм 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк күргәзмәгә Пушкин иҗатын яратучыларны, мәктәптә "Капитан кызы"н өйрәнүче укучыларны, филолог студентларны, Казан кунакларын көтеп калалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар