16+

Бер шәһәр башлыксыз калды. Кем киләчәк һәм элеккеге башлык хәзер кайда эшләячәк?

Рөстәм Миңнеханов Тимур Нагумановны Татарстан Дәүләт Советында үзенең тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләү турындагы указга кул куйды.

Рөстәм Миңнеханов Тимур Нагумановны Татарстан Дәүләт Советында үзенең тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләү турындагы указга кул куйды.

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәренең элеккеге мэры Тимур Нагумановны Татарстан Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкил вазыйфаларын йөкләп, үзенең ярдәмчесе итеп билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан рәисе ярдәмчесе Нагуманов Тимур Дмитриевичка Татарстан Дәүләт Советында Татарстан Рәисенең тулы вәкаләтле вәкиле функцияләрен башкаруны йөкләргә», — диелгән документта, әмма ул әлегә хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылмаган. Указ имзаланган көннән үз көченә керә, дип тә төгәлләштерелә.

15 ноябрь көнне Әлмәт районы Советының 46нчы чираттан тыш сессиясендә муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов үз вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырды. Татарстан Рәисе Аппараты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр иткәнчә, аңа Республика Рәисе ярдәмчесе сыйфатында эшен дәвам итәргә тәкъдим ителгән.

Әлмәт районын «Татшина»ның элеккеге генераль директоры Гүзәл Хәбетдинова җитәкләячәк. Бүген аны 2021 елдан бирле бу вазифада булган Айдар Каюмов урынына муниципалитет башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләделәр.

Эш шунда ки, процедура буенча, Хәбетдинова шунда ук район башлыгы була алмый, чөнки бу сайланулы вазифа. Башта ул башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкарачак. Аннары аны җирле муниципаль Совет депутаты итеп сайларга тиешләр, ә соңыннан — башлык итеп. 
Тимур Дмитриевичка 41 яшь. Ул 1990 еллар уртасында ведомство белән җитәкчелек иткән Татарстанның элеккеге финанс министры Дмитрий Нагуманов гаиләсендә туган. Тимур Нагуманов финанс институтын тәмамлаган. Яшел Үзәндә «Остин» ҖЧҖ коммерция директоры булып эшләгән, аннары «Буа шикәр заводы» ААҖнең финанс бүлеге белән җитәкчелек иткән һәм «Яңа шикәр технологияләре»ҖЧҖне җитәкләгән.

Аннары тагын бер ел «Зәй шикәре» ААҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары була, Чүпрәле районына күчеп килә, анда Борындык элеваторы белән җитәкчелек итә.

2013 елда Казанга күченә, анда Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнә. Ә 2019 елда Әлмәт районын җитәкләде.

Фото: https://t.me/nagumanovtd

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading