16+

Бер татар авылында җиденче мәчет ачылды!

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылының Көнбатыш микрорайонында «Мөслимә» мәчете ачылды.

Бер татар авылында җиденче мәчет ачылды!

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылының Көнбатыш микрорайонында «Мөслимә» мәчете ачылды.

Бу мәчет авылда җиденчесе. Бу хакта Чувашстанның Батыр районы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мөслимә» мәчете тулы бер комплекс булып тора. Анда мәчет, кунак йорты, мәдрәсә, мәчет артында тәһарәт алу урыны, коесы бар. Озакламый биредә «Чувашстанда ислам» музеен булдырырга планлаштыралар.
Мәчет ачылу кысаларында балалар сабан туе – «Шәкертләр бәйрәме» уздырылган. Бәйрәмне Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте «Гөлстан» мәдрәсәсе, Шыгырдан авыл җирлеге һәм авыл яшьләре берлеге ярдәмендә оештырган.

Фото: batyr.cap.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading