16+

Бер төркем артист Рината Тэйның иренә ярдәм итә

Бүген – 21 июньдә Казанның “Уникс” концертлар залында Сагир Сәмигуллинга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак. 

Бер төркем артист Рината Тэйның иренә ярдәм итә

Бүген – 21 июньдә Казанның “Уникс” концертлар залында Сагир Сәмигуллинга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак. 

Сагир – җырчы Рината Тэйның ире. Ул 2019 елның 25 октябрендә коточкыч юл һәлакәтенә очрады. Хәзерге вакытта Сагир Мәскәүнең тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. Анда дәвалану өчен бер тәүлеккә 23 мең сум акча түләргә кирәк. Кирәкле сумма 700 мең сумны тәшкил итә.

Хәйрия концертында Рифат Зарипов, Филүс Кагиров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Эльмира Кәлимуллина, Азат Фазлыев, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Асаева, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Ильмира Нәгыймова һәм башка танылган артистлар катнаша. Фойеда хәйрия ярминкәсе дә булачак. Сатудан һәм концерттан кергән барлык акчалар Сагирны дәвалауга тотылачак.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading