16+

Бер урынына - ике: хәрби хезмәт срогы артырмы?

Дәүләт Думасы депутатлары яңа тәкъдим белән чыкты.

Дәүләт Думасы депутатлары яңа тәкъдим белән чыкты.

Дәүләт Думасының берьюлы ике депутаты хәрби хезмәткә кагылышлы яңа тәкъдим белән чыкты. Андрей Гурулев һәм Виктор Соболев хәрби хезмәт срогын бер елдан ике елга арттырырга кирәк, дип саный. 

Алар фикеренчә, солдатлар беренче ярты елда өйрәнүләр узарга, ә калган 1,5 елда хәрби гаскәрләр сафында хезмәт итәргә тиеш. Бу Россиянең чыннан да "көрәшә алу көчен" арттырыр иде, ди парламент вәкилләре. 

Илнең Оборона министрлыгы исә хәрби хезмәткә алыну өчен сәламәтлеккә бәйле булган таләпләрне үзгәртергә тәкъдим итә.
Инициативада хәрби хезмәтне үтәү өчен сәламәтлегендә артык мөһим булмаган кимчелекле ир-атларны армиягә алу турында сүз бара.
Билгеле булганча, 1 декабрьдә Президент Владимир Путин армия сафларын тагын 170 меңгә арттырып, 2 209 130 кешегә җиткерергә дигән карарны имзалады.

Махсус хәрби операция башланганчы ил армиясе 1 013 628 кешедән гыйбарәт иде. 
Оборона министрлыгы штат контракт хезмәте үтәүчеләр хисабына артачак, мобилизациянең яңа дулкыны  булмаячак, дип искәртә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading