16+

Бер янгында - дүрт мәет. Икесе - балалар...

Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр.

Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр.

Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворка авылында янгын вакытында ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Шәхси агач йортка ут капкан була. Янгын сүндергәндә өйдә дүрт мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла.

Янгын сәбәпләре ачыклана. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, электр җиһазларын дөрес кулланмау, яки мич ватык булуы ихтимал, дип фаразлыйлар.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading