16+

Бер яшьлек сабыйның мәетен кабердән чыгарганнар

Балага тикшеренүләр комплексы ясыйлар, диагноз куялар.

Бер яшьлек сабыйның мәетен кабердән чыгарганнар

Балага тикшеренүләр комплексы ясыйлар, диагноз куялар.

Уфада Республика балалар клиник хастаханәсендә алты көн комада ятканнан соң 1 яшьлек кыз бала үлгән. Аны җирләгән булганнар. Хәзер аның мәетен эксгумацияләгәннәр. Бу турыда bash.news сайты хәбәр итте.

«Апрельдә Аургазы районының Веселовка авылында яшәүче күп балалы гаиләдә бер яшьлек кыз авырый башлый. Ата-анасы баланы хастаханәгә алып бара. Ләкин аннары тиешенчә дәваламау сәбәпле, баланы өйгә алып китәләр, баланы хәле тагын да начарлана. Сабый комага китә, алты көн комада ята, аннары вафат була. Баланың баш мие шешкән, баш мие эченә кан сауган, лейкоз, ике тапкыр микроинсульт булган», диелә бу хәбәрдә.

Хәзер бу эшне Тикшерү комитеты тикшерә, шуның өчен эксгумация ясыйлар. Хастаханәдә тикшерүләр булган, дип хәбәр итә bash.news сайты.

Эксгумация процедурасы бала үлеменең сәбәпләрен өйрәнү, җинаять эше өчен яңа дәлилләр эзләү өчен эшләнә. Бу турыда «Горобзор.ру» сайтына үз чыганагы сөйләгән.

Баланың әтисе 15 июньдә социаль челтәрләрдә кызы турында пост язган. «Яраткан кызым минем. Бүген син үлгәнгә 40 көн. Хәтерлибез. Яратабыз. Кайгырабыз. Безгә син җитмисең. Кызым минем! Бик сагынам сине», — дип яза ул.

«Горобзор.ру» сайтына әлеге вакыйга турында Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләгәннәр. «25 апрельдә 15.52 сәгатьтә Толбазы хастаханәсенең ашыгыч ярдәм станциясенә хәбәр килә. Кызганычка каршы, бу вакытта ике бригада да чакыруга киткән. Бу турыда баланың туганнарына әйтелә. 16.05 сәгатьтә баланың анасы кабат шалтыратты. Ул хастаханәгә үзләре киләсен әйтте. Алар өйдән кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итеп дежур педиатр чакырталар, чөнки шимбә көнне 16.00 сәгатьтән соң алар өйгә килә», — дип аңлата Толбазы хастаханәсенең баш табибы Виталий Тарасов.

30 апрельдә балага анализлар, эчке органнарына УЗИ, рентгенография ясыйлар. «Тикшерү нәтиҗәләре буенча лейкоцитоз, анемия, гепотоспленомегалия авырулары ачыклана. Баланы Толбазыда караганда микроинсульт булмый. 30 апрельнең 19.00 сәгатеннән соң бала Республика клиник балалар хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегендә була», — дип аңлата Тарасов.

Балага тикшеренүләр комплексы ясыйлар, диагноз куялар. Клиник рекомендацияләр буенча 1 майдан балага яман шешкә карата терапия башлыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading