16+

Бер йорттта берьюлы өч балкон янган

Янгын Чаллыдагы йортларның берсендә булган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортның икенче, өченче һәм дүртенче катындагы балконнары янган. 

Бер йорттта берьюлы өч балкон янган

Янгын Чаллыдагы йортларның берсендә булган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортның икенче, өченче һәм дүртенче катындагы балконнары янган. 

Биредә яшәүче 20 кеше урамга чыккан. Шулай да коткаручылар йортны тикшереп чыгарга уйлый һәм дүртенче катта 29 яшьлек егеткә тап була. Аны урамга алып чыгалар. 

Зыян күрүчеләр юк, әмма өч балкон һәм бер йокы бүлмәсе янып беткән.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан, дип фаразлана. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading