16+

Бер заман бардым Печән базарына (+фотогалерея)

Бер заман бардым Печән базарына Шунда мин таптым азык язарыма... Габдулла Тукай Быел өченче тапкыр уза Печән базары. Елдан-ел зураеп кына калмыйча, географиясен дә киңәйтә бара ул. Андагы рухны Татарстаннан читтә - Мәскәү, Ижау, Пермь, Түбән Новгород һ.б. шәһәрләрдә яшәп, нәрсәгә генә тотынсалар да, милли төсмерләр кушып иҗат итүче осталарыбыз...

Бер заман бардым Печән базарына
Шунда мин таптым азык язарыма...

Габдулла Тукай

Быел өченче тапкыр уза Печән базары. Елдан-ел зураеп кына калмыйча, географиясен дә киңәйтә бара ул. Андагы рухны Татарстаннан читтә - Мәскәү, Ижау, Пермь, Түбән Новгород һ.б. шәһәрләрдә яшәп, нәрсәгә генә тотынсалар да, милли төсмерләр кушып иҗат итүче осталарыбыз да үзләре белән алып китми калмас. Базарда Австралиядә яшәүче милләттәшләребезне дә, төрек мөсафирларын да, әдәбият, сәнгать әһелләрен дә очратырга мөмкин иде. Печән базары алыш-биреш белән генә чикләнмәде. Биредә Фаик Таһировның күргәзмәсе белән танышырга, шигъри слэмда катнашучылар янында «шигъри дулкынга» эләгергә һәм Камал театры янында рок фестивалне тамаша кылырга мөмкин иде. Печән базарына килүчеләргә Бөтендөнья татар яшьләре форумы эзерләгән күчтәнәч-сюрпризлар моның белән генә дә бетмәде. Бу хакта тулырак итеп, газетабызның киләсе санында укырбыз.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading