16+

«Берәү аларга 100 миллион, икенчесе 370 миллионын чыгарып биргән»

Миллиард сумнан артык урланган акча белән кара «бизнес» оештыручылар чит илгә китәргә планлаштыра, дип хәбәр итте танылган адвокат Руслан Нагиев.

Миллиард сумнан артык урланган акча белән кара «бизнес» оештыручылар чит илгә китәргә планлаштыра, дип хәбәр итте танылган адвокат Руслан Нагиев.

Чаллыда зур аферада шикләнелгән ирле-хатынлы пар тирәсендәге бәхәс көчәйгәннән-көчәя бара.

Эш шунда ки, ир белән хатын автокалада яшәүчеләрдән 7-10 процентка акча алган. Башта эшләр гөрләп бара, кешеләр акчаларын айдан-айга алып барган. Шул рәвешле әлеге эшкуарларга да ышаныч арта барган.

— Мәсәлән, Денис исемле ир аларга 10 миллион сум акча биргән, икенче берәү — 100 миллион, өченчесе — 370 миллион сум акчасын биргән! Кешеләр өстәмә акча теләге белән йортларын, фатирларын, машиналарын залогка куйган, хәтта банктан кредит рәсмиләштергәннәр, - ди Нагиев.

Алдап-йолдап эш йөртүче ир белән хатын соңгы өч айда акчаларны кире кайтарудан туктый һәм югалалар. Шулай ук әлеге пар үз милкен саткан һәм чит илгә китәргә җыеналар икән, ди Нагиев.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading