16+

"Бердәм диктант“та "Ак чәчәкләр”дән өзек язалар

Татарстан - икетелле республика. Байтак еллар татар теленең дәрәҗәсен күтәрү турында сүз алып барыла. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты беренчеләрдән булып татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акция - бердәм диктант уздыруны үзенә йөкләде. Әлеге акция "Татарстан Республикасы халыклары...

"Бердәм диктант“та "Ак чәчәкләр”дән өзек язалар

Татарстан - икетелле республика. Байтак еллар татар теленең дәрәҗәсен күтәрү турында сүз алып барыла. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты беренчеләрдән булып татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акция - бердәм диктант уздыруны үзенә йөкләде. Әлеге акция "Татарстан Республикасы халыклары...

Татарстан - икетелле республика. Байтак еллар татар теленең дәрәҗәсен күтәрү турында сүз алып барыла. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта.

Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты беренчеләрдән булып татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акция - бердәм диктант уздыруны үзенә йөкләде.

Әлеге акция "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Законны тормышка ашыру, халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларын күздә тотып башкарыла.

Акциядә катнашучылар, Татарстанның кайсы гына төбәгендә яшәүләренә карамастан, бер үк вакытта кулларына каләм алып, бер үк текстны язарга тиеш. Бу - акциянең төп үзенчәлеге. Татар телен яратучылар чарадан читтә каламыйча, туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерергә теләрләр дип ышанабыз.

Бердәм диктант 23 апрель көнне сәгать көндезге 2 дә барлык үткәрү урыннарында башланып китә. Бәйгедә катнашучылар быел Габдрахман Әпсәламовның барыбызга да таныш "Ак чәчәкләр" романыннан өзек язачаклар. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итүебез очраклы түгел. Автор үз әсәрендә табибларга хас булган намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтеңә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалый, һәр кешегә аңлаешлы булган, бүген дә актуальлеген югалтмаган проблемаларны күтәрә.

Акцияне башлап җибәрүче буларак Казан ДМУ диктантны уздыруга кирәкле барлык материаллар белән тәэмин итү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктыртып баруны үз өстенә ала.
Урыннарда (мәйданчыкларда) таратыласы белдерүләр, диктант язу өчен махсус бланклар, диктантта китерелгән авыр язылышлы сүзләр һәм тыныш билгеләренә аңлатмалар, тикшерү критерийлары оештыручыларга вакытында тапшырылачак.

Урыннарда оештыручылардан чарада катнашырга теләк белдерүчеләрне җыю, үткәрү урыннарын әзерләү, тикшерү эксперт комиссиясе туплау, диктант яздыручыларны билгеләү һәм, эшләрне тикшереп, нәтиҗәләрне, бердәм диктантның махсус сайтына урнаштыру өчен, төп оештыручыларга җибәрү сорала.

Акция Казан ДМУның 1нче (Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 49 а йорты) һәм фармацевтика факультетының уку-укыту лаборатория бинасында (Казан шәһәре, Ф.Әмирхан урамы, 16 йорт) узачак. Татарстан Республикасының барлык медицина училище һәм көллиятләрендә дә бәйгедә катнашучылар өчен мәйданчыклар оештырылачак (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай).

Хәзерге вакытта бердәм диктантта катнашырга теләк белдерүче уку йортлары белән сөйләшүләр алын барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading