16+

Бердәм дәүләт имтиханына гариза тапшыру вакыты төгәлләнә

2020 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак.

2020 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак.

Бүген, 1 февральдә, 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризалар бирү вакыты тәмамлана. Бу хакта мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт искә төшерде.

Гаризада мәктәп укучылары имтихан тапшырырга планлаштырган предметларны күрсәтә. Аларның саны төрлечә булырга мөмкин, әмма математика һәм рус теленнән сынауны элеккечә үк тапшыру мәҗбүри булып тора.

Шул ук вакытта, 2019 елдагы кебек үк, чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыру өчен бер генә – база яки профиль төрне сайлый ала..
2020 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан – 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән – 22 сентябрьгә кадәр).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading