16+

«Бердәм Россия» партиясе зурая

Казанда «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясе булды.

«Бердәм Россия» партиясе зурая

Казанда «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясе булды.

Конференция алдыннан Партия һәм Рус География Җәмгыяте арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Актив эшчәнлек алып барган җәмәгать оешмаларына бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында партиянең башлангыч оешмаларының актив эшчәнлек алып баруларын мактады. Татарстанда партиянең 2010 башлангыч оешмасы исәпләнә, 128 мең кеше «Бердәм Россия» партиясендә әгъза булып тора.  Быел партия сафы тагын 231 кешегә арткан.
Киләсе елда Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар үткәрелә. Фәрит Мөхәммәтшин моны җаваплы чара, дип алдан ук искәртеп куйды.
Мәскәүдә 22-23 ноябрьләрдә «Бердәм Россия» партиясенең съезды уза. Татарстан төбәк бүлегеннән съездга 26 делегат сайланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading