16+

«Бердәм рәвештә тырышыйк»

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә «Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен яктыртуда заманча алымнар» темасына семинар үткәрелде.

«Бердәм рәвештә тырышыйк»

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә «Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен яктыртуда заманча алымнар» темасына семинар үткәрелде.

«Яшәеш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифасын башкаручы Роза Әхмәдиева әйтүенчә, семинарга ЮХИДИ хезмәткәрләре, журналистлар, ВУЗ укытучылары, белгечләр чакырылган.

– Юл хәрәкәте иминлеген яхшырту буенча 2013-2020 елларга исәпләнелгән федераль программаны гамәлгә ашыру максатында оештырыла мондый чаралар, – дип әйтеп узды профессор Роза Әхмәдиева.

ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов республикада быелның 9 аенда инде 4 222 юл-транспорт һәлакәте теркәлгәнлеген хәбәр итте. Әлеге һәлакәтләрдә 341 кешенең гомере өзелгән, 5 196 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

– Кагыйдәләрне катгый үтәү зарурлыгын кешегә бала чагыннан ук төшендерергә кирәк, – дип башлады үзенең чыгышын «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов. – Республикадагы укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашында ел саен семинар-укулар үткәреп киләбез. Алар үз чиратларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтә. Мәктәпләрдә 250 «Яшь инспекторлар» (ЮИД) түгәрәкләре эшли. «Юл хәрәкәте иминлеге» (ГБУ «Безопасность дорожного движения») дәүләт бюджет учреждениесе сайтындагы мәгълүматларны файдаланырга кирәк тәрбия-пропаганда чараларында. «Сакла» порталы 4-11 яшьлек балалар белән эшләүдә бик яхшы чыганак. Әлеге порталда юл кагыйдәләре мультфильм һәм төрле уеннар аша өйрәтелә.

Казан федераль университетының Журналистрика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский белән matbugat.ru сайты җитәкчесе Данил Сәфәров юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауда электрон чыганакларны, социаль челтәрләрне файдалану әһәмиятенә басым ясап сөйләделәр.

– Юл һәлакәтләре турындагы телевизион тапшыруларда көн саен мәетләр күрсәтеп, кешеләрне шок хәленә китерергә кирәкми, – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, педагогика фәннәре кандидаты Резеда Абдуллина.

Аның шушы сүзләре семинарда катнашучыларны ике «лагерьга» бүлде дә куйды. Бер төркем бу фикерне хуплады, ә икенче төркем каршы төште.

– Мәетләрне күрсәтергә кирәк, әлбәттә, чама чиген югалтырга ярамый. Юл хәрәкәтендә кагыйдәләрне үтәмәүнең нинди фаҗига белән тамаланачагын кеше белеп торсын, – дип үз фикерен белдерде профессор Рифкать Миңнеханов.

Семинар-укуда катнашкан группага ахырда республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов сертификат-таныклыклар тапшырды.

– Пропаганда-оештыру эшләрендә массакүләм мәгълүмат чараларының ЮХИДИгә ярдәме бик зур, – диде республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов. – Укытучылар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар юл хәрәкәте иминлеген ныгыту максатында бердәм рәвештә тырышыйк.

Фото: instagram.com/danilsafaroff

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X