16+

Беренче бала өчен дә ана капиталы бирергә җыеналар

Россия Хөкүмәте ана капиталын беренче бала өчен бирү мөмкинлеген карый. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Россия Хөкүмәте ана капиталын беренче бала өчен бирү мөмкинлеген карый. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

"Гаиләләрдә балалар тусын өчен өстәмә кызыксындыру чаралар булдырырга кирәк. Шунлыктан беренче балага ана капиталын кертү дә карала. Әлегә бу фикерләр генә", - диде вице-премьер.

Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле гамәлдә. Сертификат икенче яки аннан соңгы балалар туган өчен бирелә. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Программа 2021 ел ахырына кадәр озайтылды.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading