16+

Путин указы нигезендә беренче бала өчен түләүләр күләме артачак

Агымдагы елда Татарстанда 28,5 мең аз керемле гаилә беренче бала өчен айлык түләүләр алды. Әлеге түләүләр яшәү минимумы күләменә тәңгәл, ягъни 9 мең 373 сумны тәшкил итә.

Агымдагы елда Татарстанда 28,5 мең аз керемле гаилә беренче бала өчен айлык түләүләр алды. Әлеге түләүләр яшәү минимумы күләменә тәңгәл, ягъни 9 мең 373 сумны тәшкил итә.

Быел ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Демография” илкүләм проекты чараларын тормышка ашыруны дәвам итте. Министрлык өч төбәк проектын җитәкли, аларның берсе - “Бала туган гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү” проекты. 

Бу түләүләр Россиядә РФ Президенты указы нигезендә 2018 елдан бирле кертелде. 2021 елда айлык түләү күләме артачак һәм ул 9 мең 713 сумны тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган яки өч кешелек гаиләнең кереме 61 мең 764 сумнан артмаган гаиләләр ала алачак. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading