16+

Беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла

Иртәгә, 3 июнь көнне Казанда "Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт турында радикализмга һәм терроризмга профилактика" дип аталган беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла.

Әлеге конференция Татарстанның Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге Диния нәзарәте ярдәмендә оештырыла.Чарада дөньяви галимнәр һәм дин белгечләре мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә радикал фикерләрнең таралышы хакында сөйләшәчәк. Конференцияне үткәрүнең максаты Коръәндә язылган хакыйкатькә таянып, радикализмга һәм террорлыкка каршы рекомендацияләр бирүдән гыйбарәт.Сөйләшүдә Россия, Ирак, Ливан, Төркиядән шәехлар, докторлар, профессорлар, мөгаллимнәр катнашачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Бу хактагы тулырак язманы "Шәһри Казан" газетасының алдагы саннарыннан укый алырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading