16+

“Беренче канал” кубогында безнекеләр

Узган атнада хоккей буенча Европа ярышларының “Беренче канал” кубогы уеннары узды.

Узган атнада хоккей буенча Европа ярышларының “Беренче канал” кубогы уеннары узды.

Россия җыелма командасы өч уенда да җиңеп, турнир трофеен алуга иреште. Беренче турдагы “Карьяла кубогы” уеннарыннан аермалы буларак, Россия җыелма командасы составына КХЛда уйнаучы иң көчле уенчылар чакырылган иде. Турнир өйдә уздырылгач, аны җиңү теләге бик зур. Составта яңа уенчылар юк, бөтенесенең җыелма командада уйнау тәҗрибәсе бар.
 
“Ак Барс”тан җыелма командага бер генә уенчы – Милли хоккей лигасыннан кайткан сакчы Андрей Педан чакырылган иде, шулай ук составта Василий Токрановны да күрә алдык. Белгәнебезчә, Әлмәт егете күп еллар Казан данын яклады, хәзер ул СКАда чыгыш ясый. Әлеге универсал уенчының Финляндиядә узган турда каташмавы – тән җәрәхәте алу нәтиҗәсендә булды. Ә Владимир Ткачев бу юлы да җыелма команда составына эләгә алмады, ул яхшы формада, әмма әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Россия командасының уртача яше – 24 яшь. Җыелма командага уенчылар статистика күрсәткечләре буенча гына җыелмый, ә командада аерым рольгә туры килү-кимәвенә дә игътибар бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading