16+

Беренче каналдагы тапшырудан соң, Лилия Сәлахетдинова проблемасы турындагы хәбәр Татарстан Президентына барып ирешкән

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинованы ире Ришат белән Беренче каналның "Мужское / Женское" тапшыруына чакырганнар иде. Тапшыру эфирга чыкканнан соң, яшь парның тормышында үзгәрешләр булырга охшап тора әле.

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинованы ире Ришат белән Беренче каналның "Мужское / Женское" тапшыруына чакырганнар иде. Тапшыру эфирга чыкканнан соң, яшь парның тормышында үзгәрешләр булырга охшап тора әле.

Программаны алып баручы Александр Гордон, Казан кунагының тарихын ишеткәннән соң, тапшыру барышында Татарстан Президентына яшь парга фатирлы булу мәсьәләсендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Әлеге хәбәр Татарстан Президентына барып ирешкән.

– Бүген Рөстәм Нургалиевичкә мәгълүмат җиткерделәр. Якын көннәрдә без бу парга ничек ярдәм итә алачагыбыз турында җавап бирербез, — диде Лилия Галимова.

Бик сирәк очрый торган диагнозлы Лилия Сәлахова 2018 елның октябрендә «Ярдәм» мәчетендә танышкан Ришат
Тимергалиевка кияүгә чыкты.

Лилия мәчеттәге төрле проектлар кураторы һәм «Ярдәм» дәвалау-белем бирү реабилитация үзәге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә.
Тапшыруда Лилия ире белән балалар йортыннан бала алырга хыялланулары турында да сөйләгән иде. Моңа аларның үз куышлары булмау комачаулык тудырырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading