16+

Беренче каттан дүртенче катка үрмәләп менеп, янгындагы баланы коткарган!

Фатир янып бетә, бәхеткә бар кеше дә исән кала.

Беренче каттан дүртенче катка үрмәләп менеп, янгындагы баланы коткарган!

Фатир янып бетә, бәхеткә бар кеше дә исән кала.

Новосибирск шәһәренең Ленин районында 16 апрельдә кичке тугызынчы тирәсендә биш катлы йортта янгын чыга. Дүртенче каттагы фатир яна башлый. Бер бүлмәдәге ялкын телләре урамнан ук күренеп тора. Бу фатирдагы кешеләр: бала, хатын-кыз һәм ике ир-ат күрше бүлмәдән чыга торган балконда тора. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакыра. Аста басып торучы кешеләр җәймәләр алып килә башлый. Кыз баланы аска ыргытырга киңәш итәләр. Беркем дә нишләргә икәнен тәгаен генә хәл итә алмый. Шул чакта яшь егет батырлык күрсәтә. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Ул дүртенче каттагы балконга таба үрмәләп менеп китә. Аннары баланы ала һәм баскычтан аска төшә, кызны астагы кешеләргә тапшыра.

«Егет балконнарга ябышып үрмәләп менде, альпинист я спортчы кебек, аннары баланы кулына алды. Шул чакта янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Алар махсус баскыч куеп, бөтен кешне дә алып төште», — дип сөйли шаһитлар.

«КП-Новосибирск» батыр егетне тапкан. Ул — 23 яшьлек Константин.

«Мин беренче катта яшим. Телефон карап утыра идем, шул чакта тавышлар ишеттем. Башта аңламадым да. Аннары янгын икәнен күрдем, аста җәймәләр тарттыралар, баланы ыргытмакчы булалар. „Баланы ыргытам хәзер“, — дип анасы кычкырганын үзем ишеттем. Мин тиз генә сәгатемне салып аттым, кроссовки, шорты, майка кидем. Кирәк булса утка керер өчен шулай киендем. Аннары урамга йөгереп чыктым. Шуннан бар да бик тиз хәл ителде», — дип сөйли ул.

Егет өскә таба үрмәләп менеп китә, ул балконнарга, төрле чыгынтыларга ябыша-ябыша менә. Беренче катка менү җиңел, анда рәшәткәләр бар. Егет менгәнне күргәч, икенче катта тәрәзәне ачалар, өченче катта да ачык була. Дүртенче катка менеп җиткәч, ул баланы күрә. Баланы төенчеккә төйнәгәннәр, төене күкрәгенә куелган. Константин кыз баланы кулына ала, еламаска куша — ярдәм килеп җитүен әйтә. «Төшереп җибәрә күрмә», — дип кычкыра баланың анасы.

«Мин төенчекне кулыма чорнадым, баланы яхшылап тоттым, шул арада янгын сүндерүчеләрнең баскычы менеп җитте. Мин өченче катка төштем, балконда басып торучы ир-атлар баланы миннән алды, фатир эченә алып кереп киттеләр. Мин урынымда басып калдым, башкалар төшсен өчен баскычны тотып тордым», — дип сөйли Константин.

Фатир янып бетә, бәхеткә бар кеше дә исән кала. Фатир хуҗасы бераз пешкән, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Константин исә фамилиясен дә әйтми, бу турыда мактанып йөрергә дә җыенмый.

«Мин спортчы түгел инде, бераз шөгыльләнәм, яткан килеш штанга күтәрү буенча спорт мастерына кандидатлыгым бар. Бары шул гына. Кешегә ярдәм кирәк булганда, булышам мин, шулай гадәтләнгән инде», — ди ул.

Константин читтән торып югары белем ала, автозапчастьләр сата торган складта эшли. «Кайчакта кешеләрне дә коткара», диелгән бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading