16+

Беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул ителә башлый

1 февральдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар кабул итүнең беренче этабы башлана.

1 февральдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар кабул итүнең беренче этабы башлана.

Ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен каралган һәм июнь ахырына кадәр дәвам итә. 1 июльдән гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана. Ул беркетелгән территориядә яшәмәүчеләр өчен каралган һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип яза Казан мэриясе сайты.
Быел мәктәп парталарына беренче тапкыр утыручы балалар саны артты. 2018 елда беренче сыйныфка 16,5 меңнән артык бала кабул ителгән булса, яңа уку елында 19 меңгә якын беренче сыйныф укучысы көтелә. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов искәртеп узганча, беренче сыйныфка 6,5 яшьтән кечерәк булмаган һәм 8 яшьтән өлкәнрәк булмаган балалар кабул ителә. Башка яшьтәге балалар мәгариф идарәсе каршында эшләүче Комиссия бәяләмәсе нигезендә кабул ителергә мөмкин.
Беренче сыйныфка кабул итү турындагы боерык белән ата-аналар мәгълүмат стендларында һәм мәктәп сайтларында гариза биргәннән соң җиде эш көне эчендә таныша алалар. Шулай ук ата-аналарның дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү мөмкинлеге бар, бу очракта биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк.
Мәктәпкә буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итмәскә мөмкиннәр, дип ассызыклады Илнар Һидиятов һәм ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде. Бу очракта белгечләр буш урыннары булган якындагы мәктәпне ачыклаячак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading