16+

Беренче телевизион музыкаль клиплар премиясе «КАРАТ»

«КАРАТ» премиясе — клиплар аша башкару сәнгатенең аудиовизуаль сыйфатын яхшырту максатыннан оештырыла һәм түбәндәге бурычлар куя:

Беренче телевизион музыкаль клиплар премиясе «КАРАТ»

«КАРАТ» премиясе — клиплар аша башкару сәнгатенең аудиовизуаль сыйфатын яхшырту максатыннан оештырыла һәм түбәндәге бурычлар куя:

— төрле жанрда эшләүче артистларны ачыклау һәм җәлеп итү, аларда клиплар иҗат иткәндә кулланучы алдында җаваплылык тәрбияләү;
— Россия халыклары мәдәни мирасының тарихи кыйммәтен аңлау һәм популярлаштыру;
— премиядә катнашучыларны төрле мәдәният, җәмгыять, традицияләр арасындагы үзара бәйләнеш идеясе белән берләштерү; тәҗрибә уртаклашу һәм музыкаль идеяләр алмашу;
— традицион юнәлешләрне камилләштерү һәм яңа эш формаларын эзләү;
— иҗатчыларга үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар, хәзерге заман мәдәнияте, сәнгате өлкәсендә җайлашырга мөмкинчелек булдыру;
— һөнәри осталыкны арттыру, алга таба иҗади үсеш максатында талантлы аудиовизуаль сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү;
— тәҗрибә уртаклашу, осталык күрсәтү һәм мәдәни бәйләнеш булдыру, узара хезмәттәшлек итү.
Бәйгедә 2022-2023нче елда төшерелгән клиплар катнаша.

1 нче этап. Читтән торып катнашу этабы. Җибәрелгән гаризалар буенча музыкаль клипларны кабул итү һәм сайлап алу.
2 нче этап. Сайлап алынган клиплар буенча беренче этап лауреатлары катнашында концерт.
3 нче этап. Финалистлар катнашында шоу – программа, ”Карат” премияләрен тапшыру.

Премиядә катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнә:
Премия «Карат» — «Гран-при» —югары баллар буенча
Премия «Карат» — « Ел клибы» — жюри билгели
Премия «Карат» — « Халыкчан клип» тавыш бирү ысулы белән оештыручы сайтында билгеләнә
Премия «Карат» — «Яхшы сценарий» — жюри билгели
Премия «Карат» — «Яхшы оператор эше» — жюри тавыш бирү юлы белән билгели
Премия «Карат» — «Яхшы режиссёр эше» — жюри тавыш бирү юлы белән билгели
Премия «Карат» — «Яхшы актерлык осталыгы» — премия алган клипта катнашучылар гаризасы буенча билгеләнә
Премия «Карат» — « Иҗади төркем»
Премия «Карат» — «Яхшы иҗтимагый клип»
Премия «Карат» — «Яхшы партнер»

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading