Билгеле булганча, яңа уку елында мәктәпкә кергәндә, барлык укучыларның фильтр аша узуы шарт. 2 сентябрь көнне тән температурасы югары булу сәбәпле, Татарстанда 111 бала кире өенә кайтарылган.
Скопировать ссылку
Билгеле булганча, яңа уку елында мәктәпкә кергәндә, барлык укучыларның фильтр аша узуы шарт. 2 сентябрь көнне тән температурасы югары булу сәбәпле, Татарстанда 111 бала кире өенә кайтарылган.
ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, бу сан республика буенча барлык укучыларның 0,2 процентын тәшкил итә. “Бер карасаң, әллә ни зур сан да түгел. Әмма бу 111 сыйныфка инфекция кермәде, дигән сүз. Ата-аналар баласын температура белән мәктәпкә илткәндә, башка укучыларның сәламәтлеген куркыныч астына куя. Әгәр бала йөткерә икән, аны өйдә калдырырга кирәк. Бу олылырга да кагыла, геройлык күрсәтеп, температура белән эшкә барырга кирәкми”, - ди Любовь Авдонина.
Аның әйтүенчә, ата-аналар мондый салкын мөнәсәбәтләре аркасында үзләре үк коронавирусның икенче дулкынын якынлаштыра. “Без икенче дулкынны көтмибез, ләкин ата-аналарның саксызлыгы вирусның таралуын көчәйтергә мөмкин. Көз көне сәламәтлеккә икеләтә игътибарлырак булырга киңәш итәр идем”, - ди Авдонина.
Комментарийлар