16+

Беренче урында – Рөстәм Миңнеханов

Игорь Комаров һәм Идел буе төбәкләре башлыклары Идел буе федераль округы кубогы трассасында Лада Веста Спорт автомобильләрен сынадылар.

Беренче урында – Рөстәм Миңнеханов

Игорь Комаров һәм Идел буе төбәкләре башлыклары Идел буе федераль округы кубогы трассасында Лада Веста Спорт автомобильләрен сынадылар.

2020 елның 22 февралендә Тольяттида АвтоВАЗның сынау полигонында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Идел буе федераль округы кубогы ярышларында катнашты. Моңа кадәр бер көн кала Тольяттида массакүләм һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү темасына багышланган округ советы булды. Утырыш алдыннан Игорь Комаров һәм төбәкләр башлыклары АвтоВАЗның төп конвейерында булдылар, махсус автомобильләр сериясе белән таныштылар һәм яңа Лада автомобильләрен сынадылар.
Бүген Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, легендар “чемпионнар узышы” маршруты буенча узып, сынау полигонының боз трассасында Лада Веста Спорт автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән сынап карый алдылар.
Трасса биеклеге буенча бик күп катлаулы борылышлардан тора, 2,5 км озынлыкта. Бер ярышда икешәр автомобиль катнаша, һәркем үз боз юлы буенча старт ала, алар старттан беренче борылыштан соң таралалар һәм кабат бер үк юлда очрашалар. Шулай итеп, ике әйләнеш үтеп, һәр узышчы ике юл буенча да узып өлгерә. Автомобильләр юлның зур өлешен янәшә баралар, әмма кар брустверлары белән бүленгәннәр.
Идел буе федераль округы Кубогында беренче урынны Татарстан Президенты – автоспорт буенча халыкара класслы атказанган спорт мастеры Рөстәм Миңнеханов алды. Көмеш медаль – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровта, ә мактау пьедесталында өченче урын Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевта.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X