16+

Беркем дә аттестатсыз калмаячак

БДИны быел вузларга укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачагын хәбәр иткән идек.

Беркем дә аттестатсыз калмаячак

БДИны быел вузларга укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачагын хәбәр иткән идек.

«Аттестатларга килгәндә, алар барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына имтихансыз биреләчәк», –диде Владимир Путин һәм мондый карарның «вакытлы характерда булуын» билгеләп үтте. Ил башлыгы ачыклаганча, БДИ нәтиҗәләре буенча документларны берьюлы берничә вузга тапшырырга мөмкин. Югары уку йортларына керү август аенда узачак.

Президент БДИ турындагы булган сорауларга тукталып, аны тулысынча гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителгәннәре булганын да телгә алды. Әмма Владимир Путин фикеренчә, “ун елдан артык вакыт эчендә бердәм дәүләт имтиханы, барлык проблемаларга да карамастан, белемнәрне объектив бәяләүнең нәтиҗәле механизмы булды. Бу имтиханнарны тапшыру кагыйдәләре аңлаешлы, гадел һәм, минемчә, шактый уңайлы”, – диде дәүләт башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading