16+

Берәр яшьлек игезәк балалар үлгән 

Агулану дигән диагноз куелган, тик нәрсәдән икәнен ачыклый алмаганнар.

Агулану дигән диагноз куелган, тик нәрсәдән икәнен ачыклый алмаганнар.

Хабаровск краенда булган бу хәл. Игезәкләр билгесез әйбердән агуланып үлгәннәр, дип яза Лента ру, Shot Telegram-каналына сылтама белән. Балаларның әниләре агулану сәбәбен яңа гына сатып алынган комбинезонда күрә. Аның әйтүенчә, беренче комбинезонны пакетыннан ачкач та, өйгә химия исе таралган. Ә бала аның якасын ялый башлаган. Кием туры килмәгәч, аны кибеткә барып алыштырырга, шул уңайдан икенче балага да комбинезон алырга уйлый. Алып кайткач та, ялан тәнгә кидерә. Соңрак балаларга банан, ипи ашата, компот эчертә. Кичкә улы еш сулый башлый. Тәненә кызыл-зәңгәр таплар чыга. Ашыгыч ярдәм аларны хастаханәгә алып китә. Икенче улы белән әбиләре кала. Бераздан ул икенче балада да шул хәлләр күзәтелүен әйтеп шалтырата. Соңрак табиблар балаларның икесе дә үлүен хәбәр итте, дип сөйләгән әниләре. Агулану дигән диагноз куелган, тик нәрсәдән икәнен ачыклый алмаганнар. Полиция киемнәрне, ашамлыкларны алып, экспертизага җибәргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading