27 апрельдән 25 майга кадәр Казанда Бертуган Касыймовлар урамы ябыла.
Җиңү проспекты 45 нче йорттан алып Бертуган Касыймовлар урамы 62 нче йортка кадәр юл өлеше - Җиңү проспектыннан Рихард Зорге урамына таба хәрәкәт юнәлешендә автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылып торачак. Юл ябылуның сәбәбе - үзәк җылылык үткәргечләрен төзекләндерү белән бәйле. Руль артындагылар вакытлыча куелган махсус юл билгеләренә игътибарлырак булсыннар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар