16+

Бехтерев авыруына да дәва табылган

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Бехтерев авыруын дәвалау өчен дөньяда беренче препаратны теркәгән.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Бехтерев авыруын дәвалау өчен дөньяда беренче препаратны теркәгән.

Клиник сынауларда дару югары нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык күрсәткән.

Эшләнгән препарат организмның үз күзәнәкләренә һөҗүм итүче патологик Т-лимфоцитларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирә. Башлангыч клиник тикшеренүләр Бехтерев авыруының үсеше, организмның иммун системасы активлыгын киметмичә, тукталуын раслаган.

Препаратны Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты, Россия Фәннәр академиясенең Шемякин һәм Овчинников исемендәге биоорганик химия институты, BIOCAD Россия фармацевтика компаниясе белән берлектә, эшләгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы даруга сенипрутуг (seniprutug) исемен биргән. Җитештерүче компания яңа препаратның сәнәгать җитештерүен башларга уйлый.

Даруны эшләүчеләрнең берсе билгеләп узганча, яңа препарат авыруны тулысынча туктатырга ярдәм итә. Аның иммуносупрессиясе һәм күнегү нәтиҗәсе юк.

Элеккеге дарулар ялкынсынуны туктатып торырга гына мөмкинлек биргән, әмма чир үсүен дәвам иткән. 
Бехтерев авыруы умыртка баганасы һәм буыннарның хроник ялкынсыну авыруларына карый. Ул әкренләп хәрәкәт итүдә чикләүләргә китергән. Бу авыру нәтиҗәсендә умырткалык үзенең сыгылмалылыгын тулысынча югалтырга һәм тоташ сөяккә әверелүе мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading