16+

«Без балаларны акны карадан аерырга өйрәтергә тиеш...»

Россиядә 70 мең укучы социаль челтәрдә мәктәп терроры турында группаларга язылган. Бу хакта Kazan Digital Week форумы кысаларында узган матбугат конференциясендә ассызыкладылар.

Россиядә 70 мең укучы социаль челтәрдә мәктәп терроры турында группаларга язылган. Бу хакта Kazan Digital Week форумы кысаларында узган матбугат конференциясендә ассызыкладылар.

Шул уңайдан бүген 10-11 сыйныфлар өчен “Цифрлы дөньяда куркынычсызлык” " китабы презентациясе узды.
Китапны төзүчеләрнең берсе “Мәгълүмати куркынычсызлык хезмәтләре җитәкчеләре ассоциациясе идарәсе” рәисе Виктор Минин сүзләренчә яңа китап яшьләрне дөрес түгел мәгълүматны аерырга, ялгыш гамәлләрдән саклап калырга ярдәм итәчәк. 
– Балаларны Интернеттан чикләп булмый. Гаджетлар безнең көндәлек тормышның бер өлешенә әйләнде. Хәзер Интернет балалар турында әти-әниләргә караганда да күбрәк белә. Без аларны нәрсәгә ышанырга ярый, ә нәрсәне читләтеп үтәргә кирәк, акны карадан аерырга өйрәтергә тиеш , – дип белдерде Виктор Минин.
Китап “Мин һәм Интернет”, “Мин һәм мәгълүмат”, “Мин һәм гаджетлар”, “Мин һәм минем финанс куркынычсызлыгым”, “Криптография” бүлекләреннән тора. Әсбап ФГОС таләпләренә туры килә. Аны дәрестән тыш эшчәнлектә, информатика тормыш иминлеге дәресләрендә кулланырга мөмкин. Әлегә "Цифрлы дөньяда куркынычсызлык” китабы аерым дәрес буларак кертелми. 
Татарстанның Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хасьянов сүзләренчә, яшьләр киберкуркынычсызлык кагыйдәләрен мәктәптән үк белергә, өйрәнергә тиеш.
– Киләчәктә IT-өлкә үсешен телибез икән, безгә мәктәптән үк балаларга киберкуркынычсызлыкның нәрсә икәнен аңлатырга кирәк. Укучылар  Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен мәктәптә өйрәнмәсә, киләчәктә соң булырга мөмкин. 
Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading