16+

«Без бергә» үзенчәлекле балаларны җыйды

Нурлат шәһәрендә интернат мәктәптә физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус иҗади түгәрәк оешкан. «Елмай» дип атала. Монда шөгыльләнүче балаларның йөзеннән чынлап та елмаю китми, җырдан, биюдән үзләренә рәхәтлек ала алар. Түгәрәктә 15 бала шөгыльләнә. Аларның 7се Казанда узган “Мы вместе – Без бергә” концертында катнашты.

Нурлат шәһәрендә интернат мәктәптә физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус иҗади түгәрәк оешкан. «Елмай» дип атала. Монда шөгыльләнүче балаларның йөзеннән чынлап та елмаю китми, җырдан, биюдән үзләренә рәхәтлек ала алар. Түгәрәктә 15 бала шөгыльләнә. Аларның 7се Казанда узган “Мы вместе – Без бергә” концертында катнашты.

Снежана җиденче сыйныфта укый. Инде берничә ел “Елмай” ансамбленә йөри. Агач кашыклар белән көй чыгара. “Чыгыш ясау безнең өчен кызык та, күңелле дә. Сәхнә үзенә тарта. Барган җиребездә һәрчак җылы каршы алалар”, – ди ул. Төркемнең җитәкчесе  Айсинә Гайсина әйтүенчә, балалар уку буенча алдынгылар рәтендә булмасалар да, эшкә, җыр-биюгә бик оста. Хәтта кайбер бәйгеләрдә сәламәт яшьтәшләрен дә уздыралар икән. “ Сәләт ул сәламәтлеккә генә карамый, күрәсең. Балалар бик талантлы, “Без бергә” бәйгесендә дә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек, “Йолдызлык” бәйгесендә дә көчебезне сынап караячакбыз”, – ди Айсинә ханым.

Снежана кебек балалар шактый җыелган иде бу көнне Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә. Алар Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр. Барысын да иҗатка мәхәббәт, уртак язмышлары берләштерә.

 «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән «Мы вместе — Без бергә» хәйрия акциясе кысаларында оештырылган зур концерт программасы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Концертта ишетмәүчеләр өчен сурдо тәрҗемә белән җырлар да яңгырады. Күзләре начар күрүче, инвалидлар арбасында утыручылар да чыгыш ясады. Сәламәтлекләре чикле балаларның моңлы җырларын ишетеп, биюләрен күреп күзгә яшьләр килә, сокланмый мөмкин түгел.  

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, республикада физик яктан мөмкинлекләре чикле 15 меңгә якын бала исәпләнә.   Инклюзив белем бирүгә республикада зур игътибар бирелә. Моның белән шөгыльләнүче 40ка якын мәктәп бар.
– Яшел Үзәндәге бер мәктәптә булганнан соң, тагын бер кат инандык: бала белән ныклап шөгыльләнсәң, педагогның тәҗрибәсе җитәрлек булса зур нәтиҗәләргә ирешергә була,– ди Татьяна Ларионова. –  Безнең максат – сәламәт бала белән физик яктан мөмкинлекләре чикле сабый арасындагы аерманы сизелмәслек итү. Укуда гына түгел, спортта иҗатта төрле чараларда балаларны тигез күрергә тырышсак иде. Безнең “Мәрхәмәт” хатын- кыз депутатларның бу фикерен хуплап ярдәм итәргә алынган әти әниләргә, балаларга, волонтерларга, хәйрия оешмаларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Әлбәттә “Бердәм Россия” партиясенә зур рәхмәт. Алардан башка бу бәйрәм булмас иде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Мы вместе. Без бергә»не бик кирәкле проект дип атады. «Бүгенге бәйрәм алдыннан зур эш — дистәләрчә очрашулар узды, депутатлар үзенчәлекле балалар белән очрашты. Ярдәм итәр өчен генә түгел, ә сәләтләрен ачыкларга, талантлыларны барларга тырыштык», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Концертта Татарстан мәктәп-интернатларына һәм балалар йортларына җиһаз алу, балаларга уңалы шартларда камилләшү мөмкинлеге булдыру өчен  50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Һәр катнашучыга медаль әзерләнгән иде, шулай ук иҗат коллективлары, мәдәният йортлары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре грамоталар белән бүләкләнде.

 «Татарстан – җәмәгатьчелек фикере” фонды тикшерүләре күрсәткәнчә республикада сайлаучыларның 78 проценты 8 сентябьдә Дәүләт Советына депутатлар сайлауда үз тавышын бирергә әзер. Сораштыруда барлыгы 1528 респондент катнашкан. 24 июльгә кадәр татарстанның үзәк сайлау комиссиясе сайлау компаниясендә катнашучыларның төгәл исемлеген тәкъдим итәргә тиеш.
 

Балаларны котларга рәсми затлар да килгән иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм башкалар бар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading