16+

"Без мондый бүләккә сөендек": Татарстанда шахмат зоналары ачыла

Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаларны район депутатлары бирә.

"Без мондый бүләккә сөендек": Татарстанда шахмат зоналары ачыла

Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаларны район депутатлары бирә.

Биектау районының өч авыл мәктәбендә – Шәпше, Чыпчык һәм Ямаширмәдә шахмат зоналары ачылды. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лилия Надиенко “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән сөйләшүдә шахмат зоналарын ачу инициативасы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионовага карый, дип билгеләп үтте.

Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаларны район депутатлары бирде.

«Бирелә торган акчалар укучылар санына бәйле. Укучылар саны зур булган урыннарда дүрт парта урнаштыралар. Һәр өстәл янына икешәр урындык, шахмат һәм сәгать. Уртача, 5-6 мең сум китәчәк, дип уйлыйм", –  дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.

Шәпше мәктәбендә элек шахмат секциясе юк иде, әмма махсуслаштырылган өстәлләр барлыкка килү белән бу уенны яратучылар да барлыкка килде.

«Балалар бик шат. Һәр сыйныфта шахмат белән шөгыльләнергә теләүче балалар бар. Киләчәктә без интеллектуаль үсәргә теләгән балалар өчен түгәрәкләр оештырабыз», –  дип ассызыклады Шәпше урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйниятуллина.

Чыпчык укучылары интеллектуаль үсәргә тели. "Биектау хәбәрләре" мәгълүматы буенча, биредә тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә инде берничә ел борынгы уен серләренә өйрәтәләр. Уен өстәлләре алу белән ярышлар үткәрү өчен сәбәп тә барлыкка килде.

"Без мондый бүләккә сөендек. Мин дә, балалар да сокландылар. Шахмат белән шөгыльләнү өчен махсус өстәлләр булу бик уңайлы», –  дип сөйләде Чыпчык урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Хәйруллина.

Беренче турнирда яңа өстәл артында Максим Шебалов җиңү яулады. Ул инде ике ел шахмат белән шөгыльләнә һәм билгеле бер уңышларга ирешә. "Мин түгәрәккә йөри генә башлаганда, миндә андый яхшы нәтиҗәләр булмады. Һәм минем җиңүләрем дә ул кадәр күп түгел иде. Хәзер мин өйдә дә шөгыльләнәм, шуңа күрә дә уен нәтиҗәләре хәзер шундый", –  дип уртаклашты уңыш сере белән ул.

Иң зур ажиотажны Ямаширмә мәктәбенә урнаштырылган шахмат өстәлләре уятты. Аларның бер өстәл артына берьюлы ике кеше түгел, дүрт кеше утыра ала. Шул ук вакытта, әгәр берәүләр шахмат уйнаса, уен такталары җитмәгән кешеләр, логик биремнәрне чишеп, шашка уенында  ярышалар.

Уку елы ахырына кадәр Биектау районында 26 мәктәптә шахмат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру планлаштырыла. Аларның бишесе инде "Мәгариф" илкүләм проектының "Үсеш ноктасы" федераль проекты буенча ачылды. "17 мәктәптә майга кадәр шахмат почмаклары ачарга планлаштыралар", - дип ачыклык кертте Лилия Надиенко.

“Татар-информ” МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading