16+

"Без шәһәр буйлап бушлай йөрүче асоциаль яшүсмерләр төркеменә юлыгачакбыз"

Транспорт министрлыгы каршындагы Совет билетсыз йөрүче яшьләрне җәмәгать транспортыннан төшереп калдырырга ярамавы хакында үз фикерен белдерде.

Транспорт министрлыгы каршындагы Совет билетсыз йөрүче яшьләрне җәмәгать транспортыннан төшереп калдырырга ярамавы хакында үз фикерен белдерде.

РФ Транспорт министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Кирилл Янков үз көченә кергән яңа кагыйдәне шәрехләде. Аның нигезендә өлкәннәрдән башка гына җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче 16 яшьтән кечерәк балаларны төшереп калдырырга ярамый. Янков сүзләренчә, намуссыз яшүсмерләр моның белән системалы рәвештә юл өчен түләмәс өчен файдаланачак.

"Без шәһәр буенча бушлай йөри торган асоциаль 14 - 15 яшьлек яшүсмерләр төркемнәренә тап булачакбыз", - дип Янков сүзләрен китерә "Коммерсанть" басмасы.

Дәүләт Думасының транспорт комитеты рәисенең беренче урынбасары Виталий Ефимов та әлеге фикер белән килешә. Аның фикеренчә, билетсыз йөрүче яш
үсмерләр аркасында барлыкка килгән зыянны федераль бюджет компенсацияләргә тиеш."Карап-карарбыз, әлеге норма ничек эшләячәк һәм аннары төзәтмәләр кертербез. Мөгаен, мәктәп укучылары гел бушка йөри алмасын өчен төгәлрәк формулировкалар язарга кирәк булыр ", - диде Ефимов.
Моңарчы, ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков билетсыз яшүсмерләрнең әти-әниләренә җәза бирергә тәкъдим итте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading