16+

Безнең ишегалдына да балалар мәйданчыгы кирәк!

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республикада ишегалларын төзекләндерү программасын кертү инициативасы белән чыккан иде.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республикада ишегалларын төзекләндерү программасын кертү инициативасы белән чыккан иде.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары, җаваплы түрәләр Казан ишегаллары белән танышып йөри. Яңа Савин районындагы «Безнең ишегалды» проекты кысаларында төзекләндерелгән ишегалдын проектның эшче төркеме әгъзасы Ольга Воронова күреп кайтты.

– 2013 елдан бирле әлеге юнәлештә күп эшләнде. Халык та моның белән кызыксына. Ишегалларын төзекләндерү эшендә алар да үз фикерләрен җиткерә. Шуларны истә тотып, «Бердәм Россия» ишегалларын төзекләндерүнең яңа стандартларын булдыру идеясе белән чыкты. Анда балалар өчен дә, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мәйданчыклар булачак, ял итү зонасы да барлыкка киләчәк. Халыкның теләген ишетергә дип, алар белән очрашулар үткәрәбез, – ди Ольга Воронова.
Халык балалар мәйдан­чык­ларын биш яшькә кадәрге һәм аннан олыраклар өчен аерым уен зоналары булдыру фикерен җиткергән. Аларны куркынычсызлык мәсьәләләре дә борчый. Видеокүзәтү камералары белән коймалар куйдыру ягында алар.

Ольга Воронова әйтүенчә, күп катлы йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен теркәп барып, Төзелеш министрлыгына җиткерәчәкләр.
Гаврилов, Әпсәләмов, Бондаренко урамнарында кайбер йортлар ишегаллары төзекләндерелгән инде. Гаврилов урамындагы ишегалды – Яңа Савин районында иң зурысы. Монда асфальт катламы алыштырылган, пандуслар урнаштырылган, балалар мәйданчыгына җиһазлар куелган.
Казанда быел ишегалды территорияләрен ремонтлау өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Башкалада барысы 290 ишегалды яңарыр дип фаразлана. 140ы инде ремонтланган, 60ында төзекләндерү эшләре бара. Әлеге тәҗрибә республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында да бар. Әйтик, бу көннәрдә Әлкидә дә ишегалды очрашулары булды. Базарлы Матак авылында Фоат Вәлиев белән Александр Чубаров, Александр Никошин халык белән очрашып сөйләште. Монда да халык балалар өчен мәйданчык эшләп бирүләрен үтенде. Фоат Вәлиев аларның фикерләренә колак салачакларын ышандырды.

Сүз уңаеннан: соңгы биш елда Татарстанда 1704 ишегалды төзекләндерелгән. Моның өчен 5,5 млрд сум акча тотылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading