16+

Безне «КышДаКар» көтә

Казанлыларны һәм туристларны Яңа ел каникулларында үзенчәлекле чара көтә. Ул – «КышДаКар-фест».

Казанлыларны һәм туристларны Яңа ел каникулларында үзенчәлекле чара көтә. Ул – «КышДаКар-фест».

Париж-Дакар автоузышының бер өлешедер, дип, фотоаппаратлар күтәреп чыга күрмәгез. Фотоаппарат белән беррәттән зур сумкалар алырга онытмагыз. Казанның Петербург урамы белән Бауман урамында быелның 29 декабреннән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр «КышДаКар» кышкы фестивале була.
Шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова таныштырганча, чыршылар белән бизәлгән 20 чатырда ярминкә оештырыла. Сувенирлар һәм кул эшләнмәләре сатуга куела. Республиканың фермерлары үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Сөт продуктларын әзерләү барышын карап торып булачак.
Бу чараны мэр Илсур Метшин бик хуплады.

– Яңа ел ярминкәсе – шәһәргә бер бизәк. Җәмәгать туклануы предприятиеләре генә түгел, фермерлар да безгә кушыла, – диде мэр Илсур Метшин. – Ярминкәнең монысы да кече һәм урта эшкуарларга товарларын сатуда бездән ярдәм кебек булсын. Барлык чаралар да Казан халкы өчен, бәйрәм рухы тудырыр өчен оештырыла.

«КышДаКар» фестивале 29-31 декабрьләрдә 12.00-21.00 сәгатьләрдә Петербург урамында (җир асты кичүе тирәсендә) була. Ярминкә 2019 елның 2-7 гыйнварларында Бауман урамына күченә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе бинасы янында уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading