16+

Бөгелмәдә ике исерек егет таксистны үтергәннәр

Исерек хәлдә булган ике яшь егет таксистка пычак белән кадаганнар, ә аннары аның автомобилен яндырганнар. Алар хокук саклау хезмәткәрләре тарфыннан тоткарланды, дип хәбәр итте безгә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Исерек хәлдә булган ике яшь егет таксистка пычак белән кадаганнар, ә аннары аның автомобилен яндырганнар. Алар хокук саклау хезмәткәрләре тарфыннан тоткарланды, дип хәбәр итте безгә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Ведомство биргән мәгьлүматларга караганда, 20 декабрь кичендә шикләнелүчеләр такси чакырткан һәм үзләрен Азнакайдан Бөгелмәгә алып баруларын сораган. Юлда яшьләр спиртлы эчемлекләр кулланган. Тиешле урынга килеп җиткәч, такси йөртүче егетләрдән сәфәр өчен түләүләрен үтенгән, ләкин ул әйткән сумма пассажирларга артык зур булып тоелган. Болар арасында җәнҗал чыккан, сүз көрәштерү барышында машинаның алгы утыргычындагы егет кесәсеннән пычак чыгарган да таксистның аркасына кадаган. Зыян күрүче машина салоныннан йөгереп чыга алган һәм үтеп баручылардан ашыгыч ярдәм чакыртуларын сораган.
Җинаять эзен яшерер өчен, шикләнелүчеләр автомобильне яндырырга булган. Оператив-эзләү чаралары барышында алар патруль-пост хезмәткәрләре тарафыннан кайнар эздән кулга алынган. Яшьләр үз гаебен таныган.

Егетләрнең берсе Чистайда яшәүче 23 яшьлек һәм Азнакайда яшәүче 25 яшьлек ир-атлар булып чыккан, икесе дә элек хөкем ителгән булган.
Ни кызганыч, 48 яшьлек таксист алган яралардан Бөгелмә район хастаханәсендә вафат була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading