Бүген Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана.
Шул ук вакытта һава шартларының өстәмә рәвештә начарлануы көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метрга кадәр көчле җил фаразлана, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Көндезге сәгатьләрдә. Татарстанның көньяк районнарында эссе булачак, дип яза Татар-информ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар