16+

Бүген Галиев мәчетендә Сәкинә Шәймиева рухына дога кылачаклар

Бүген Казанның Галиев мәчетендә җомга намазыннан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шакыр кызы рухына багышлап, дога кылдылар һәм Коръән аятьләре укыйлар, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, каты авырудан соң, бүген бакыйлыкка күчте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты:
"Шәхсән үземнән, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Татарстан өммәте исеменнән, Сәкинә ханымның вафаты сәбәпле, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тирән кайгысын уртаклашам. Тормыш иптәшен һәм таянычын югалту белән аның җилкәсенә төшкән авыр хәсрәтне, шулай ук аларның балалары һәм оныкларының җан әрнүен сүз белән аңлатырлык түгел. Сабырлык аларга. Без ихлас йөрәктән Сәкинә Шакир кызы рухына кылган догаларыбызның Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләп, Җәннәт капкаларын ачсын иде. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз!"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    алланын ряхмятендя булсын

    Мөһим

    loading