16+

Бүген халыкара шәфкать туташы көне (+фото)

Халыкара шәфкать туташы көнен Россиядә 1981 елдан бирле билгеләп узалар.

Бүген халыкара шәфкать туташы көне (+фото)

Халыкара шәфкать туташы көнен Россиядә 1981 елдан бирле билгеләп узалар.

Сугыш елларында, хәзерге заманда да әлеге һөнәр ияләренең хезмәтләре зур хөрмәткә лаек. Шәфкать туташы ул хәрбиләрнең яраларын бәйләүче, яу кырыннан җәрәхәтләнгән солдатларны ташучы да, табибның уң кулы, авыруларга укол кадаучы, дару бирүче, Салават Фәтхетдиновның популяр җырындагыча - күпләр өчен коткаручы "фәрештә". Шәфкать туташлары хөрмәтенә Россиянең төрле почмакларында һәйкәлләр дә куйганнар. Алар арасында 2007 елда Сургутта ачылган сын аерылып тора. Үзенчәлеге - Россиядә беренче тапкыр хәзерге заман шәфкать туташына һәйкәл урнаштырганнар. Сургут рәссамы Никол Янчакның эшендә авыруларга ярдәмгә ашыгучы халатлы, бронзадан коелган шәфкать туташы тасвирланган. Бүген шәфкать туташлары көнен каршы алсалар, медицина өлкәсендәгеләрне алда тагын һөнәри бәйрәмнәре көтә. Июнь аеның өченче якшәмбесендә - быел ул 21 июньгә туры килә, медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк.

Сургутта шәфкать туташына куелган һәйкәл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading