16+

Бүген Казанга Путин килә

Бүген Казанга көндезге икеләр тирәсендә Владимир Путин килә. Ул Президент карамагындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрәчәк.

Бүген Казанга Путин килә

Бүген Казанга көндезге икеләр тирәсендә Владимир Путин килә. Ул Президент карамагындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрәчәк.

Фикер алышуга илдә хоккейны үстерү, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү һәм 2018 елда Пхенчханда (Корея Республикасы) узачак кышкы Олимпия уеннарына ил җыелмасын әзерләү мәсьәләләре каралачак.

Бүген дәүләт башлыгы дзюдо буенча Европа беренчелеген ачу тантанасында да катнашачак.

21-24 апрельдә Татарстан башкаласы Казанда узачак ярышларда 46 илдән 477 спортчы көч сынаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading