16+

Бүген кичке алтыдан 1 ноябрьнең кичке алтысына кадәр Татарстан юлларында сак булу сорала

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген кичке алтыдан алып, иртәгә, 1 ноябрьнең кичке алтысына кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килү ихтималы зур булу сәбәпле, юлларда сак булыгыз.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәяүлеләргә шумый торган аяк киеме кияргә, сак һәм ашыкмый гына йөрергә киңәш итә.

Тайган очракта чүгәләп, егылу биеклеген киметергә тырышырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә кинәт кенә тормозга басмаска яки туктап калмаска кирәк һәм автомобильләрнең техник халәтенә игътибар бирү сорала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading