16+

"Бүген килеп үтереп китә алалар...": Галәвиевнең гаиләсе фаҗигадән соң ничек яши?

Ата кеше улы белән очрашкан хәлдә,  икәүдән-икәү генә калып, күзләренә карап, “аны нык кына тиргәр” идем, ди.

"Бүген килеп үтереп китә алалар...": Галәвиевнең гаиләсе фаҗигадән соң ничек яши?

Ата кеше улы белән очрашкан хәлдә,  икәүдән-икәү генә калып, күзләренә карап, “аны нык кына тиргәр” идем, ди.

Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең әтисе канлы вакыйгалардан соң гаиләсенең тормышы турында сөйләгән.
Ата кеше сүзләренчә, атыштан соң беренче көннәрдә гаиләне журналистлар интектереп бетергән, фатирдан кибеткә чыгар мөмкинлек тә  булмаган, бертуктаусыз ишек шакулар, хәтта фатирда утны да берничә сәгатькә өзгәннәр. Таныш булмаган кешеләр социаль челтәрләрдә Галәвиевнең энесенә, имеш, туганнарының  да үтерешләргә катнашлыгы бар дип язганнар. Бераздан полицейскийлар аның телефонын алган, малай мәктәпкә йөрүдән туктаган. “Хатыным һаман коточкыч стресс кичерә, яткан урыныннан торганы да юк. Миңа беркем бернинди дәгъва белдермәде. Киресенчә, эшемдә коллектив бик яхшы, коллегалар хәлемне аңлады, рәхмәт аларга”, – ди Илназның әтисе.

Ир улы белән теге көннән соң күрешмәвен әйтә, Мәскәүдә экспертиза үткәрелмәс борын Илназ белән очраштырмаячаклар. Күптән түгел туганнары Галәвиевка киемнәр биреп җибәргән, чөнки ул җинаять кылган көненнән алып шул ук киемнәрдә йөргән.

“Тикшерүчеләр безгә берни аңлатмый. Безгә яклаучы тәкъдим итүче булмады, сакчылар бүлеп бирмәделәр. Теләсәләр, бүген килеп үтереп китә алалар”, – ди Галәвиевнең әтисе.

Ата кеше улы белән очрашкан хәлдә,  икәүдән-икәү генә калып, күзләренә карап, “аны нык кына тиргәр” идем, ди.

Коточкыч вакыйга бу. Гаиләдә дә фаҗига. Галәвиевнең әти-әнисенә Ходай түземлекләр бирсен. Бер ата-ана да баласын үтерүче булсын дип үстерми бит...

Чыганак: Өмет

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading