16+

"Бүген минем дустым үлде. Ул бик күңелле кеше иде..."

Кечкенә авыл өчен бик зур фаҗига.

"Бүген минем дустым үлде. Ул бик күңелле кеше иде..."

Кечкенә авыл өчен бик зур фаҗига.

9 июньдә кичке якта Пермь өлкәсенең Коса авылында Кордон елгасында 2004 һәм 2005 елда туган ике малай батып үлгән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

15 яшьлек үсмернең дуслары социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашалар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

«Фәрештә, тыныч йокла», — дип язган бер кыз.

Фаҗига булган көнне урамда 30 градус эссе тора. 15-16 яшьлек сигез үсмер елгага су коенырга бара.

«Безнең бистәдә ике комлык бар. Алар икесе дә рәсми түгел, анда коткаручылар да юк. Кешеләр анда су коенырга, балык тотарга бара. Елгада агым бик көчле, андагы агымга эләксә, олы кешегә дә чыгу кыен», — дип сөйли авыл халкы.

Үсмерләр суга керәләр, ләкин аларны агым алып китә. Бер кыз бата башлый, үсмерләрнең берсе моны күрә һәм коткарырга ашыга. Кыз исән кала, үсмер батып үлә. Тагын бер 15 яшьлек малай батып үлә. Үсмерләр ярга чыккач, батучы малайларга ботаклар сузып карыйлар, тик ярдәм итә алмыйлар. Аларны агым алып китә.

«Бүген минем дустым үлде. Ул бик күңелле кеше иде. Минем якын кешем иде», — дип яза бу төркемдә булган икенче бер малай.

Кечкенә авыл өчен бу бик зур фаҗига. Алар барысы да бик кайгырыша. Малайларның берсенең мәетен әле дә тапмаганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading