Башкалабызда 13 - 17 июнь көннәрендә IV "Нәүрүз" Халыкара театрал белем бирү форумы узды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән ачылды.
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган ачылу тантанасында Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, тәнкыйтьче Нияз Игъламов, Германиядән Юрий Альшиц чыгыш ясады. Форумда Италия, Грузия, Санкт-Петербург, Хакасия һәм башка илләрдән тәнкыйтьчеләр катнаша. Биредә биш спектакль, 31 семинар һәм треннинглар тәкъдим ителде. Форум вакытында Камал театрының "Хуҗа Насретдин", "Дон Жуан", "Минем исемем Кызыл" спектакльләрен карарга мөмкин иде.
Венгрлар фестивальгә "Вич божий" дигән спектакль алып килгән иде. Ул гадәти булмаган форматы белән тамашачыны җәлеп итте.
Биредә катнашучыларга төрле секцияләргә йөрү мөмкинлеге булды. Әйтик, тәнкыйть секциясендә узган сөйләшүләр спектакльнең уңай һәм җитешсез якларын аңларга ярдәм итте. Камал театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, әдәби бүлек мөдирләре, артистлар өчен әлеге форум файдалы булды. Катнашучылар үзләре теләгән сорауга җавап алдылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. "Нәүрүз" форумыннан һәркем канәгать калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар