16+

Бүген "Прямой эфир" тапшыруында Чаллы дәрвише турындагы тарихның дәвамы чыгачак

Танылган алып баручы Андрей Малахов "дәрвишнең яңа корбаннары турында" сөйләячәк.

Танылган алып баручы Андрей Малахов "дәрвишнең яңа корбаннары турында" сөйләячәк.

“Россия 1” телеканалында баручы “Прямой эфир” тапшыруында (16+) бүген урманда яшәүче Чаллы Владимир Сухов турындагы тарихның дәвамы чыгачак. Федераль канал аның турында "Челнинские известия" сөйләгәннән соң, әлеге тарих белән кызыксынып киткән. Эфирга Чаллы басмасының журналисты Юлия Зәйнуллинаны да чакырганнар, ул дәрвиш турындагы язманың авторы икән.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Сухов алты елдан артык урманда яши, ул хатынын һәм сигез баласын ташлап киткән.

Тапшыруның беренче өлешендә Яр Чаллыдан килгән Тәнзилә Миңнебаева кызы Лилиянең Владимир Сухов сектасына эләгүе турында белдерде.
Тарихны дәвам итеп, Андрей Малахов "дәрвишнең яңа корбаннары турында" сөйләячәк. Әлеге хәлнең нечкәлекләрен без программа эфирга чыкканнан соң дәвам итәрбез.

Фото: chelny-izvest.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading