16+

Бүген Россиядә 771 кешедә коронавирус табылган

Мәскәүдә 595 яңа очрак теркәлгән

Мәскәүдә 595 яңа очрак теркәлгән

Россиядә 3,5 мең кеше коронавирус йоктырган. Бүген иртән 771 кешедә вирус барлыгы ачыкланган, дип яза Газета ру.

Мәскәүдә 595 яңа очрак теркәлгән. Аннан кала Мәскәү астында һәм Санкт-Петербургта. Авыручыларның яртысы - 45тән  яшьрәкләр.

Коронавирус илнең 76 төбәгендә таралган. Бер тәүлектә пандемиядән алты кеше үлгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә үткәрелгән башлангыч тестлар 21 кешедә уңай булып чыккан. 31 мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, лаборатор тикшерүләрнең нәтиҗәләре раслауны көтә, диелә Татарстан буенча баш дәүләт санитар табибы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина чыгарган карарда.

«Авырулар белән контактка кергән 674 кеше табиблар күзәтүендә. Медицина оешмаларында тын юлларында кискен вируслы инфекция симптомнары белән 70 кеше дәвалана. Алар коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән кайткан», — диелә документта.

Шулай ук соңгы ике атнада Covid-19 коронавирусы теркәлгән илләрдән кайткан 10324 кешене табиблар күзәтә. Бу хакта инде "Татар-информ" хәбәр итә.

Аллага шөкер, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Ә  дүрт кеше дәваланып чыккан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Табылган, табылмаган ? Кая сон фото видео дэлиллэр ?комнан баулар ишэлэр

    Мөһим

    loading