16+

Бүген Россиядә коронавирустан массакүләм вакцинация башланды

Россиялеләр 2021 елның 18 гыйнварыннан ике теркәлгән вакцинаның берсе - "Спутник V" яки "Эпиваккорона" белән бушлай прививка ясата алалар, дип хәбәр итә ТАСС.

Россиялеләр 2021 елның 18 гыйнварыннан ике теркәлгән вакцинаның берсе - "Спутник V" яки "Эпиваккорона" белән бушлай прививка ясата алалар, дип хәбәр итә ТАСС.

РФ президенты Владимир Путин 13 гыйнварда массакүләм вакцинациягә күчәргә йөкләмә бирде. Исегезгә төшерәбез, моңарчы, 2020 елның 10 декабреннән  медик, укытучы, хроник авырулары булган кешеләргә беренче чиратта прививка ясыйлар иде.

Гыйнвар ахырына кадәр Россиядә әйләнешкә ковидтан 2,1 млн доза вакцина кертеләчәк. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова гыйнвар башында билгеләп үткәнчә, көзге эпидемиологик сезон башланганчы СОVID-19ка коллектив иммунитет формалашып өлгерсен өчен  вакцинация оештырылырга тиеш. Шул рәвешле, Россиядә яшәүче халыкның 60 %ын колачлау күздә тотыла.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading